news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда сабыйларга иң күп кушыла торган исемнәр нинди?

Башстат 2020 елда иң популяр исемнәрне атаган.

news_top
Башкортстанда сабыйларга иң күп кушыла торган исемнәр нинди?
https://pixabay.com

Башкортстанда 2020 елда яңа туган сабыйларга иң күп кушыла торган исемнәрне Башстат оешмасы ачыклаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Малайларга иң күп кушыла торган исем — Әмир.

Кызларга иң күп кушыла торган исем — Арина.

2020 елның ун аенда Башкортстанда 34 408 бала туган, бу былтыргы гыйнвар-октябрь айларына караганда 2,9 процентка кимрәк.

Статистлар белешмәсе буенча, төбәктә, илдәге кебек үк, әни булучыларның яше олыгая бар.

Алдагы унеллыкларда хатын-кызлар 20-24 яшьтә бала тапса, 2019 елда бу сан 25-29 һәм 30-34 яшькә күчкән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар