Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда сабый бала шөреп йоткан һәм һәлак булган

Өйдә уйнап утырган бала буыла башлый.

news_top_970_100
Башкортстанда сабый бала шөреп йоткан һәм һәлак булган
https://pixabay.com

Башкортстанның Каризел районында бер яшь ярымлык малай һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

13 декабрьдә бала өйдә була, ул шөрепләр белән уйный. Кызыксынучан сабый шөрепнең берсен йота һәм буыла башлый.

Әни кеше баласын хастаханәгә үзе алып килә. Ләкин табиблар малайга ярдәм итә алмый. Кызганычка каршы, ул үлә.

«Фаҗига урынына тикшерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре барды», — дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә.

Криминалистлар экспертизалар билгеләгән, бала үлеменең сәбәпләре ачыклана, шаһитларны сораштыралар, гаиләнең яшәү шартларын өйрәнәләр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100