Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда Сабантуйлар графигы билгеле

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Сабантуйлар уздырырга һәм пляжларны ачарга рөхсәт итте.

news_top_970_100
Башкортстанда Сабантуйлар графигы билгеле
Михаил Захаров

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу куркынычына бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте. Ул Сабантуй үткәрергә һәм пляжларны ачарга рөхсәт итте. 

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, документның яңа редакциясе нигезендә, санитар-эпидемиологик таләпләр катгый үтәлгән очракта махсус җиһазландырылган пляжларга эшләргә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта, битлектән йөрү таләбе аларга кагылмый.

Республика районнарында Сабан туйлары Башкортстан Башлыгының тиешле указы белән расланган график буенча узачак.

«Комсомольская правда» сайты Сабантуйлар графигын хәбәр итте.

4 июнь — Зилаер районы

5 июнь — Архангел, Әбҗәлил, Әлшәй, Аургазы, Бүрзән, Бүздәк, Благовещенск, Благовар, Бакалы, Дүртөйле, Дәүләкән, Зианчура, Калтасы, Иглин, Көйергәзе, Кырмыскалы, Миякә, Мәләвез, Тәтешле, Нуриман, Хәйбуллин, Уфа, Яңавыл, Чишмә һәм Чакмагыш районнары

12 июнь — Борай, Бөре, Бишбүләк, Балакатай, Балтач, Аскын, Гафури, Ярмәкәй, Дуван, Караидел, Илеш, Кушнаренко, Күгәрчен, Кыйгы, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Салават, Мишкин, Мәчетле, Федоров һәм Туймазы районнары

13 июнь — Шаран районы

19 июнь — Белорет, Краснокама, Бәләбәй районнары

26 июнь — Баймак районы

8 июль — Учалы районы

10 июль — Ишембай районы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100