news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда сөт ташый торган машина белән авариядә өч кеше үлде

Чишмә-Кыргыз Миякә юлында бер кеше җитди имгәнде.

news_top
Башкортстанда сөт ташый торган машина белән авариядә өч кеше үлде
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Әлшәй районында сөт ташый торган машина белән «Лада Калина» бәрелешкән. Авариядә өч кеше һәлак булган. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига 30 июньдә көндез була.

Башкортстан буенча ЮХИДИ белешмәсе буенча, Чишмә-Кыргыз Миякә юлының 69нчы километрында «Лада Калина» прицеплы «Камаз» машинасына бәрелә. Йөк машинасы сөт ташый торган була.

Якынча белешмә буенча, өч кеше урында ук үлә, бер кеше җитди имгәнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар