Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда сәер генә югалган тугыз яшьлек баланы эзлиләр

Рөстәм әти-әнисе белән авылга бабасы янына кунакка килгән булган.

news_top_970_100
Башкортстанда сәер генә югалган тугыз яшьлек баланы эзлиләр
http://www.bashinform.ru/

Башкортстанда полиция, волонтерлар, тикшерүчеләр 9 яшьлек Рөстәм Ишкуловны эзли. Бала Гафури районының Түбәнге Ташбүкән авылындагы өйдән чыгып киткән һәм юкка чыккан. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Рөстәм 22 апрельдә Түбәнге Ташбүкән авылында бабасының өендә була. Ул бирегә әти-әнисе белән кунакка килә. Бер мизгелдә бала өйдән чыга һәм билгесез юнәлештә китеп бара. Бераздан туганнары баланың булмавын абайлап ала, эзли башлыйлар. Үзләре таба алмагач, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәләр.

Гафури районы администрациясе мәгълүматы буенча, эзләүдә йөздән артык кеше катнаша. Алар кеше яши торган йортларны да, ташландык өйләрне дә карап чыккан, якын тирәдәге урманнарны, елга буйларын тикшергәннәр. Эзләү зонасы киңәйтелә, дип аңлатканнар район хакимиятендә.

Балага карап торышка 6-7 яшь, буе 116 см, уртача гәүдәле, коңгырт күзле. Ачык яшел төсле капюшонлы куртка, кара яки караңгы-яшел трико, кара свитер, ак футболка, яшел резин итек, кызыл башлык кигән. Кулына төзелеш перчаткалары киелгән, аның уч төбе яшел төсле.

«Лиза Алерт. Башкортостан» эзләү төркеме мәгълүматы буенча, бала сөйләшә белми, аның үсешендә тайпылышлар бар.

Югалган Рөстәм турында мәгълүматы булган һәркемнән түбәндәге номерларга шалтыратырга сорыйлар. 8-927-94-93-155, 8-987-03-91-994, 02, 020, 002.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100