Башкортстанда реабилитация үзәгендә 12 кешенең янып үлүенә сәбәпче булган кешене 12 елга утыртуны сорыйлар
Башкортстан прокуроры урынбасары Виктор Логинов "Содействие" социаль адаптация үзәгендәге янгында гаеплене 12 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады.

2016 елның мартында Стәрлетамактагы "Содействие" дип аталган социаль реабилитация үзәгендә электр челтәреннән янгын чыга. Биредә алкоголизм һәм наркоманиядән интегүчеләр кешеләр "терапия уза" - гади генә итеп әйткәндә, алар ябык бинада тотыла. Бина бикле булу һәм ике катлы ятакларның бик тыгыз урнашуы, тәрәзәләрдә рәшәткә булу сәбәпле, барлык дәваланучы 12 кеше, шул исәптән 2 хатын-кыз янып һәм агуланып үлә. Янгын сүндерүчеләр килгәч тә, тиз генә бинага керә алмый, алар түбәне сүтеп кенә эчкә керә.
"Реабилитация үзәгенең" хуҗалары - 21 яшьлек ир һәм 53 яшьлек хатын-кыз.
Гаепләнүче үзенең гаепле булуын танымый.