Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда җитәкчесе кыйнаган полиция хезмәткәренең яңагы сынган

Район полиция бүлеге җитәкчесе белән оперуполномоченный арасында низаг сугышка әверелгән.

news_top_970_100
Башкортстанда җитәкчесе кыйнаган полиция хезмәткәренең яңагы сынган
Владимир Васильев

11 мартта Уфаның Киров районы полиция бүлегендә бер полицейский җитди трамва алган. Республиканың Эчке эшләр министрлыгында җитәкче булып эшләүче ир-ат эш урынында үз кул астында эшләүче кешене кыйнаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Социаль челтәрләр «зур дәрәҗәдәге полиция хезмәткәре үзенең кул астында эшләүче ир-атны вәхшиләрчә кыйнаган», дип язган.

Агентлык Эчке эшләр министрлыгыннан комментарий сораган. «Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәт тикшерүе башлады. Аның нәтиҗәсендә закон буенча карар кабул ителәчәк», дигәннәр ведомствода.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе Уфаның район полиция бүлеге җитәкчесенә карата «сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. 

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат низагтан соң, оперуполномоченныйның битенә суга, аның яңак сөяген сындыра, диелә хәбәрдә.

«Хәзерге вакытта тикшерүчеләр тикшерү эшләре бара, тикшерүчеләр вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый», дигәннәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100