Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда полиция хезмәткәре җитди авария ясаган дип шикләнәләр

Тротуарда басып тора торган кешеләр могҗиза белән генә исән калган.

news_top_970_100

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә 2 гыйнварда Land Cruiser машинасы белән авария була. Йөртүче идарәсен югалта һәм юлдагы коймага бәрелә. Һәлакәтнең сәбәпләрен Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тишкшерә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренчә, машина йөртүче ир-ат аек булмый. Тротуарда торган олы кешеләр һәм балалар могҗиза белән генә исән кала. Автомобильгә «матур» номерлар куелган.

Социаль челтәр кулланучылар хәбәр иткәнчә, әлеге машина белән полиция хезмәткәре идарә иткән. Ул ЮХИДИ хезмәткәре була. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәт тикшерүе башлаган.

«Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге боерыгы буенча тикшерү башланды. Аның нәтиҗәләре буенча законлы карар кабул ителәчәк», — диелә министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Әлеге авариядә әти белән бала имгәнә язган. Бу турыда Уфа.Онлайн хәбәр итте. «Машинаны җимерде дә, качып китә башлады. Ул руль артында иде. Минем улымны бәрдерә язды. Без могҗиза белән генә исән калдык. Син йөзеңне яшермә, син гаишник бит! Син хакимият вәкиле», — дип сөйли әлеге авария сурәтләнгән видеодагы ир-ат.

Әлеге видеоны «Башкортстан» телеканалы күрсәтте. «Машина йөртүче үз аңында түгел диярлек», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100