Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда олы яшьтәге хатын белән нәни кызны сукбай этләр талаган

Бәхеткә, аларны кышкы киемнәре эт тешләреннән саклап калган.

news_top_970_100
Башкортстанда олы яшьтәге хатын белән нәни кызны сукбай этләр талаган
https://pixabay.com

Башкортстанның белорет шәһәрендә сукбай этләр кабат кешеләргә ташланган. Бу турыда муниципалитет башлыгы Андрей Иванютага сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

«Олы хатынга һәм сигез яшьлек кыз балага сукбай этләр ташлана, аларның аякларына ябышалар, өс киемнәрен ерткалыйлар. Шаһитлар коткаручыларга хәбәр итә. Урынга ашыгыч ярдәм, участок полиция хезмәткәре, коткаручылар килеп җитә. Алар агрессив этләрне куып җибәрә. Шаһитлар сүзләренчә, сукбай этләр алты була», — ди Белорет башлыгы.

Зыян күрүче бала белән хатынны травмпункт табиблары карый. Аларны калып кышкы киеме саклап калган, этләрнең тешләре кешеләрнең тәненә кадәр үтеп керә алмаган. 

Урынга этләрне тота торган махсус хезмәтне чакырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100