Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда әнисе белән улы янып үлгән

Бер түбә астында урнашкан агач йорт һәм гараж яна.

news_top_970_100
Башкортстанда әнисе белән улы янып үлгән
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Бүген 4 мартта Бәләбәй шәһәрендә янгын сүндергәндә ир-ат һәм хатын-кыз мәете табыла. Алар әниле-уллы туганнар булып чыга. Әнисе 1953 елда, улы 1974 елда туган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы Гадәттән тыш министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, бер түбә астында урнашкан бер катлы агач йорт һәм гараж яна. Янгынны 13.36 сәгатьтә сүндереп бетерәләр.

Оператив белешмә буенча, янгын турында көндезге бердә хәбәр итәләр. Урынга 19 кеше һәм 7 берәмлек техника бара. Янгын сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100