Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда нәни баласы белән югалган әти кешене эзлиләр

Игорь улы Антон белән бергә ак төсле Chevrolet Aveo машинасына утырып чыгып китә.

news_top_970_100
Башкортстанда нәни баласы белән югалган әти кешене эзлиләр
https://pixabay.com/

Башкортстанның «Отклик. Стерлитамак» волонтерлар төркемендә хәбәр ителгәнчә, нәни баласы белән югалган әти кешене эзлиләр. Бу турыда «Башинформ» яза.

Волонтерлар белешмәсе буенча, 12 декабрьдә 48 яшьлек Игорь Байстрюк яшьлек улы Антон белән бергә ак төсле Chevrolet Aveo машинасына утырып чыгып китә.

Шуннан бирле алар турында белешмә юк. Чыгып киткәндә алар фотодагы кебек киенгән була. 

Бу кешеләр турында белешмәсе булучыларга шалтырату өчен номерлар: 8-987-10-60-601 яки 02.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 12 декабрьдә 14 00 сәгатьтә баланың анасы полициягә гариза яза. Ул элеккеге иренең 4 яшьлек баланы ял көннәренә алып китүен һәм кире китермәвен әйтә. Хәзер ул яши торган урында юк. Аларны балигъ булмаган балалар һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре эзли.

Өстәмә: 13 декабрьдә кич белән аларның табылуы һәм исән-сау булуы билгеле булды. Баланы анасына тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100