Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда мунчада ис тигән авылдашларын коткарганда фельдшер һәлак булган

26 ел фельдшер булып эшләүче хатын күршеләренә ярдәм итәргә кергән.

news_top_970_100
Башкортстанда мунчада ис тигән авылдашларын коткарганда фельдшер һәлак булган
https://pixabay.com

Башкортстанның Чишмә районында Петряево авылында фельдшер һәлак булган. Валентина Якимова мунчада ис тигән авылдашын коткара, тик үзе төтен белән агуланып үлә. Хәзер авыл халкы урамнарның берсенә батыр табиб исемен бирергә кирәк дип саный. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

27 февральдә Валентина Якимованың күршесендә яшәүче ир-атка мунчада ис тия. Павел Сидоров төтен белән агулана. Аны әнисе таба. Әни кеше күршедә яши торган фельдшер Валентина Якимовага шалтырата.

Фельдшер килгәндә ир-атны да, аның әнисен дә коткарырга кирәк булуы ачыклана. Ашыгыч ярдәм килгәнче, фельдшер зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтә. Адреналин уколы кадагач, Павел Сидоров исән кала. Ләкин йорт хуҗабикәсенә дә, фельдшерның үзенә дә ярдәм итә алмыйлар, алар икесе дә үлә.

«Әни ята иде, Валя апа урындыкта утырып тора. Монда ампулалар да калган әле, тагын башка дарулар, уколлар, шприцлар бар иде», — ди Павел Сидоров.

Валентина Якимова туган авылы Петряевода 26 ел фельдшер булып эшли. Ул көндез дә, төнлә дә авылдашларына ярдәм итеп тора. 1 мартта Валентина күптән көтеп алган отпускка чыгып, кызы янына Санкт-Петербургка барырга җыенган. 

«Бик күңелсез инде, буш. Без әле дә аның булмавын аңлап җиткерә алмыйбыз», — ди Марина Синягаева.

Авыл халкы батыр табибны онытырга җыенмый. Тау асты урамын Валентина Якимова исеменә алмаштырырга тәкъдим итәләр. Валентина шушы урамда туып-үскән, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100