Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда мэрия бинасы каршында үзен яндырган ир сырхауханәдә үлгән

15 гыйнвар көнне 39 яшьлек ир Ишембай шәһәре хакимияте бинасы каршында үз-үзенә ут төртә.

news_top_970_100
Башкортстанда мэрия бинасы каршында үзен яндырган ир сырхауханәдә үлгән
Тәненең 85 проценты янган ирне сырхауханәгә алып киләләр. Әмма аны коткарып кала алмыйлар. Ир-ат, өстәвенә, корсагына пычак та кадаган була.

Күршеләре әйтүенчә, бу ир соңгы араларда эшкә урнашу һәм гаиләсенә бәйле проблемаларны хәл итә алмаган. Ул 2017 елда эшен югалта, элекке җитәкчесе белән судлаша. 2017 елның сентябрендә хатыны белән аерылыша.

Социаль челтәрләрдә бу ир "коррупциягә каршы чыккан" дигән хәбәр тарала. Тикшерү идарәсе дәлилләнмәгән хәбәрләр таратмауны сорап мөрәҗәгать итте дип хәбәр итә "Башинформ".

Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү идарәсе бу кешенең вафатыннан соң психологик-психиатрик суд экспертизасы уздырырга ниятли, дип яза "Башинформ".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100