Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда менингиттан сигез яшьлек бала үлгән

Башкортстанда менингиттан сигез яшьлек бала үлгән

news_top_970_100
Башкортстанда менингиттан сигез яшьлек бала үлгән
Башкорстанның Яңавыл район хастаханәсендә 1 гыйнвар көнне сигез яшьлек кыз менингиттан үлгән, дип хәбәр итә Российская газета

Кызны хастаханәгә китергәндә аның хәле бик авыр була. Балада менингококк инфекциясе дигән нәтиҗәгә килеп, табиблар аңа антибиотиклар бирәләр һәм тиешенчә дәвалыйлар, әмма ул барыбер җан бирә, диелә хәбәрдә.

Менингит эпидемия рәвешен алмады микән дип, табиблар хәзер кызның классташларын, туганнарын һәм аның белән контактта булган барлык кешеләрне тикшерә. Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат секретаре Светлана Кукарбекова сүзләренчә, кыз белән контактта булган җиде бала Яңавыл хастаханәсендә ята, алар 10 көн дәвамында табиблар күзәтүендә булачак.

Эпидемия турында сөйләү әлегә иртәрәк, диләр министрлыкта. Шуңа да карамастан, республика министрлыгы сайтында мәгълүмат пәйда булды: "Башкортстанда кирәкле дарулар җитәрлек күләмдә. СПИД үзәге һәм йогышы авыруларны дәвалаү үзәгенә иммуноглобуллиннар запасын тулыландырырга кушылды", - диелгән хәбәрдә. 

Табиблар менингитның билгеләре турында кисәтә: югары температура, баш авыртуы, өшү, буыннар сызлау, тәндә геморрагик тимгелләр. Бу билгеләр барлыкка килсә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Башкортстанның Яңавыл районы Удмуртия һәм Пермь крае белән чиктәш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100