Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда маньяк ир-ат берничә хатынны көчләгән, үтергән һәм мәетләрен тураклаган

44 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергәннәр.

news_top_970_100
Башкортстанда маньяк ир-ат берничә хатынны көчләгән, үтергән һәм мәетләрен тураклаган
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Башкорстанда маньяк тотканнар. Ул хатын-кызларны көчләгән, үтергән һәм мәетләрен тураклаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан тикшерүчеләре Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче 44 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Аны «көчләү һәм сексуаль характердагы гамәлләр кылып, үтерү», «көчләү», «сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәләре буенча гаеплиләр.

Былтыр октябрьдә Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче 43 яшьлек хатын югала. Бу турыда хокук саклаучыларга хәбәр итәләр. Ул әйбәт хатын буларак сыйфатлана, даими эш урыны да бар, күченеп китәргә дә җыенмаган. Тикшерүчеләр җинаять эше ача.

Югалган хатынның танышларын, телефон шалтыратуларын анализлыйлар. Бу хатын белән соңгы тапкыр аралашкан кеше — җинаятьтә гаепләнүче 44 яшьлек ир-ат булуы ачыклана. Ләкин ул башта бу хатын югалуга катнашуы булуын кире кага. 

Соңрак аның тагын ике җинаятькә катнашы булуы, боларның җенси иреккә бәйле булуы да ачыклана. 

2006 елда бу ир-ат үзенең хатынына карата, 2020 елда Миякә районында яшәүче хатынга карата җенси җинаять кыла. Ул иякә районында яшәүче хатын белән социаль челтәрдә танышкан. Әлеге ир-аттан зыян күрсәләр дә, бу ике хатын полициягә гариза язмый.

Ачылмый калган җинаятьләрне караган вакытта, тикшерүчеләр 2007 елда Стәрлетамакта шундый ук шартларда 34 яшьлек хатын югалу турында эш килеп чыга. Бу хатын да югалыр алдыннан алда әйтелгән ир-ат белән аралашкан булган.

«Оператив-эзләү чаралары вакытында ир-атның җинаятьләргә катнашы булу расланды. Җинаятьче корбаннарының мәетләренең кисәкләрен кайларда яшерүен күрсәтте, ләкин үтерү һәм җенси җинаятьләр буенча гаебен танудан баш тартты.

Ул 2007 елда мәрхүмә хатынга сугуын, аның үлүен әйтте. 2020 елда икенче корбаны белән дә талашкан һәм суккан. Хатын егылган, өстәл кырыена бәрелгән һәм үлгән. Ир-ат курыккан һәм мәетләрне кисәкләргә тураклап, төрле районнарга ташлап чыккан», — диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Тикшерү ачыклаганча, җинаятьтә гаепләнүче ир-ат уйлап эш иткән һәм корбаннарын үтергән. Ул бу хатыннарның җенси ирегенә карата җинаять кылган һәм хатыннар полициягә мөрәҗәгать итәр дип курыккан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100