news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда мәктәптә укучы кыз үги әтисеннән балага узган

Үсмер кыз табибка килгәч, аның йөкле булуы ачыкланган.

news_top
Башкортстанда мәктәптә укучы кыз үги әтисеннән балага узган
https://pixabay.com

Башкортстандагы районнарның берсендә яшәүче гаиләдә балигъ булмаган балага карата җенси җинаять кылынган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте. 

Берничә көн элек үсмер кыз бала хастаханәгә килә. Табиблар тикшергәч, мәктәптә укучы кызның йөкле булуын ачыклый. Якынча версия буенча, карындагы бала үсмер кызның 25 яшьлек үги әтисеннән, диелә бу хәбәрдә.

Табиблар полициягә хәбәр итә, чөнки мондый очракта алар һичшиксез хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә тиеш.

«Ир-атны тоткарлаганнар. Якынча белешмә буенча, бу көчләү очрагы түгел», — дип сөйләгән агентлык әңгәмәдәше.

Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча «Уналты яшькә җитмәгән кеше белән җенси мөнәсәбәткә керү яки сексуаль характердагы башка гамәлләр» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар