news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда мәетне җирләгәндә кагыйдә бозган өчен ничә сум штраф салалар?

Мәетне җирләү, зиратта кабер ташы, чардуган кую өчен махсус рөхсәт таләп ителә.

news_top
Башкортстанда мәетне җирләгәндә кагыйдә бозган өчен ничә сум штраф салалар?
Салават Камалетдинов

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада КоАП кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында карарны имзалады. 2020 елның 10 декабреннән башлап мәетләрне җирләү кагыйдәләрен бозган өчен яңа штрафлар була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Рөхсәтсез җирләгән өчен физик затлар 1-3 мең, вазифаи затлар 10-20 мең, юридик затлар 100-200 мең сум штраф түли.

Каберләрне дөрес карап тотмаган өчен гражданнарга 1-3 мең, вазифаи затларга 3-5 мең, юридик затларга 5-10 мең сум штраф салалар.

Рөхсәт булмаган килеш чардуган яки кабер ташы куючылар 1-30 мең сум штраф түләргә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар