Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда кызларны аборт ясатудан баш тартырга үгетли алган табибка акча бирәләр

Табибларга 5 мең сум күләмендә премия түләү каралган.

news_top_970_100
Башкортстанда кызларны аборт ясатудан баш тартырга үгетли алган табибка акча бирәләр
Солтан Исхаков

Башкортстанда абортлар санын киметү һәм туучылар санын арттыру буенча программа проекты эшләгәннәр. «Тормыш бүләк ит» программасы 2020-2024 елларда гамәлгә куела. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы яза.

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы, Хезмәт министрлыгы, шулай ук Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы Башкортстан бюджеты хисабына хатын-кызлар консультацияләрендә медик-социаль ярдәм кабинетлары булдырачак. Авыр хәлдә калган хатын-кызларга ярдәм итү үзәкләре базасында социаль хезмәтләр оештырылачак, дин әһелләре белән килешүләр төзеләчәк, call-үзәкләр, йөклелекне саклау турында тапшырулар һәм социаль роликлар циклы булдырылачак.

«Хатын-кызларның 75 проценты төрле сәбәпләр аркасында аборт ясату карарын кабул итәргә мәҗбүр була. Кайбер очракларда гына бала туу аркасында тормыш чыннан да критик хәлгә төшә. Әмма бу бик сирәк була. Мондый очракларда квалификацияле белгеч ярдәме һичшиксез кирәк», диелә «Тормыш бүләк ит» программасы проектында.

Программаны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан ел саен 5 млн сум бүлеп биреләчәк. Шулай ук бу акчалар кызларны аборт ясатудан баш тартырга үгетли алган табиб-гинекологларга премия бирү өчен тотылачак. Һәр уңай очрак өчен 5 мең сум күләмендә премия каралган.

«Шулай ук тулы күләмле эш өчен хатын-кызлар консультациясендә булдырылачак медик-социаль ярдәм кабинетларын материаль-техник яктан җиһазландыру да зарур. Программа гамәлдә булган дәвердә материаль-техник базаны ныгыту өчен барлыгы 8 млн сум бүлеп биреләчәк, диелә документта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100