news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда кыр куяннары азык өчен сугышкан - кызык видео

Ак куяннар тәпиләре белән бәргәләшә.

news_top
Башкортстанда кыр куяннары азык өчен сугышкан - кызык видео
Салават Камалетдинов

Башкортстанның Салават шәһәрендә урнашкан производство мәйданчыкларының берсендә куяннар сугышкан. Кыргый хайваннар бирегә азык эзләп килә икән. Бу кадрларны «Башкортстан» телеканалы күрсәтте.

Видеодан күренгәнчә, ике ак куян азык бүлешә, аннары сугышырга тотыналар. Куяннарның берсе җиңелеп, урынны ташлап китәргә мәҗбүр була.

Шаһитлар сүзләренчә, завод мәйданына куяннар еш килә икән. Хезмәткәрләр аларга ияләшеп беткән инде, кыр кунакларын азык белән махсус сыйлыйлар, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар