Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда куркыныч җомга: бер тәүлектә 23 кеше һәлакәткә юлыккан, бишесе үлгән

Башкортстанның юл хәрәкәте иминлегенең баш инспекторы Динар Гыйльметдинов республикада булган автоһәлакәтләр турында үзенең шәхси блогында язган.

news_top_970_100
Башкортстанда куркыныч җомга: бер тәүлектә 23 кеше һәлакәткә юлыккан, бишесе үлгән
Дәүләт инспекторы әйтүенчә, 19 автомобиль һәлакәте булган, барлыгы 23 кеше каза күргән, бишесе һәлак булган. 

Дуван районында 55 яшьлек ир "Вольво" машинасы белән идарәне югалта һәм юл читенә төшеп китә. Йөртүче шул ук урында үлә. 42 яшьлек пассажирны хастаханәгә илтәләр, әмма аны да саклап кала алмыйлар. 



Тәтешле районында 59 яшьлек ир ВАЗ машинасында 17 яшьлек егетне таптатып үтерә. Йөртүче әйтүенчә, ул караңгы вакытта юлга чыккан.



Уфада 62 яшьлек ир "Мицубиси"да җәяүлеләр юлыннан чыгып барган  60 яшьлек ирне  таптатып үтерә. 



Кушнаренко районында 26 яшьлек ир БМВда 42 яшьлек ир-атны бәрдерә. Йөртүче әйтүенчә, ул караңгы вакытта машина юлына чыгып басып торган булган.




Ба

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100