news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ковидтан прививка ясатучылар печән түкләре ота ала

Жирәбәдә откан кеше өч түк печән алачак.

news_top
Башкортстанда ковидтан прививка ясатучылар печән түкләре ота ала

Башкортстанның Аскын районында коронавирустан вакцинация узган кешеләр арасында печән түкләре уйнатачаклар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Сәламәт авыл» проекты кысаларында районда «Вакцинация уз — печән ал!» акциясе игълан ителгән. Бу турыда җирле хакимият хәбәр иткән. Печәнне район авылларында яшәүче шәхси хуҗалыгы булган кешеләр арасында уйнаталар.

Акциядә катнашу өчен вакцинаның беренче компонентын 11-21 августта ясатырга кирәк.

24 августта район хакимияте жирәбә ясап, өч җиңүчене билгели. Бәхетле кеше өч түк печән отачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар