Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ковид-госпитальдән кайта торган ашыгыч ярдәм бригадасы һәлак булган

Иртән-иртүк кайтып баручы ашыгыч ярдәм машинасы юл кырыенда торган йөк машинасына бәрелгән.

news_top_970_100
Башкортстанда ковид-госпитальдән кайта торган ашыгыч ярдәм бригадасы һәлак булган
02.мвд.рф

Бүген иртән Башкортстанның Уфа районында «М5 «Урал» юлының 1484 нче километрында ашыгыч ярдәм машинасы «Камаз» автомобиленә бәрелгән. Ашыгыч ярдәм машинасындагы ике кеше дә һәлак булган. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Иглин районында яшәүче 55 яшьлек ир-ат ашыгыч ярдәм машинасы белән идарә итә. Якынча белешмә буенча, ашыгыч ярдәм «Fiat» автомобиле «Камаз» машинасы бәрелә. «Камаз» ватылып, юл кырыенда тукталган булган.

Авариядән соң ашыгыч ярдәм машинасының йөртүчесе, аның 26 яшьлек пассажиры - фельдшер урында ук һәлак була.

Ашыгыч ярдәм машинасы авыру кешене Зубоводагы ковид-госпитальгә илткән һәм әйләнеп Иглин районына кайтып килә торган булган.

Тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100