Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда коточкыч авариядә әти кеше үлгән, әнисе белән кызы имгәнгән

Исерек йөртүче аркасында килеп чыккан авариядә үлгән 40 яшьлек ир-ат гаиләсен бик яраткан, хезмәт сөючән, яхшы кеше булган. Фаҗига вакытында машина белән аның хатыны идарә иткән.

news_top_970_100
Башкортстанда коточкыч авариядә әти кеше үлгән, әнисе белән кызы имгәнгән
02.мвд.рф

Башкортстанда 13 декабрьдә кичке алтылар тирәсендә Салават шәһәре янында коточкыч авария була. Биредә «Сузуки Гранд Витара» һәм «Шевроле Авео» машиналары кара-каршы бәрелешә. Республика буенча ЮХИДИ «Сузуки» белән идарә итүче 67 яшьлек ир-атның бик исерек булуын ачыклый. Ул идарәсен югалта һәм каршыга килә торган җиңел машинага бәрелә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Бу аварияне күрдек, коточкыч инде. Ике машина да җимерелеп беткән, янда ир-ат мәете ята. Аны каплап куйганнар иде. Бу урында гел кап-караңгы, фонарьларның файдасы да юк. Көн саен шуннан йөрибез, трасса яктыртылмый диярлек», — дип сөйли шаһит Светлана.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, авария Мәләвез районында Салават шәһәренә көньяктан керү юлында була. «67 яшьлек ир-ат идарә иткән „Сузуки Гранд Витара“ машинасы 37 яшьлек хатын-кыз идарә иткән „Шевроле Авео“ машинасына бәрелә. Ике йөртүче дә имгәнә. Аларны хастаханәгә озаталар. „Шевроле Авео“ машинасындагы пассажир — 40 яшьлек ир-ат урында үлә, ул машина йөртүче хатынның ире. Аларның 10 яшьлек кызы имгәнә, аны хастаханәгә озаттылар. 67 яшьлек ир-атның исерек булуы ачыкланды. Тикшерү бара», диелә ведомство хәбәрендә.

«КП-Уфа»ның үз чыганагы сүзләренчә, фаҗига буласы кичтә «Шевроле» машинасында ир белән хатын — 40 яшьлек Марсель һәм 37 яшьлек Ләйсән һәм аларның ун яшьлек кызы була. Машина бөтенләй җимерелеп бетә. Шаһитлар тимер-томыр эчендәге кешеләрне тартып чыгара алмый. Алар коткаручыларны көтеп торырга мәҗбүр була. Махсус кораллар ярдәмендә әнисе белән кызын машинадан алалар. Аларның аяклары сынган, икесе дә травматик шок халәтендә була, табиблар аларны хастаханәгә алып китә. Кызганычка каршы, 40 яшьлек әти кеше авария урынында ук үлә.

Авария китереп чыгарган ир-ат үзе дә имгәнә, аны да хастаханәгә илтәләр.

Хәзер бу фаҗиганең сәбәпләрен полиция ачыклый. Җинаять эше ачылган.

Мәрхүм ир-атның гаилә дуслары бу хәлгә ышана да алмый әле. Ир белән хатынның ике баласы бар. Авария вакытында кече кыз имгәнә. Ул бию һәм математика белән шөгыльләнә. Мәрхүм ир-атны бары тик яхшы сүзләр белән генә искә алалар. «Хезмәт сөючән иде», диләр. Марсель гаиләсен дә бик яраткан, ул хатыны белән балаларын гел чит илгә алып барып ял иттерә торган булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100