Башкортстанда коточкыч авариядән соң биш бала ятим калган, бер бала комада
Яңа ел алдыннан Дүртөйле районында М7 трассасында дүрт машина бәрелешкән.
2019 елның 31 декабрендә Башкортстанның Дүртөйле районында М7 трассасында ВАЗ-2113, Chevrolet Lacetti, КамАЗ һәм Kia Rio бәрелешә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
ВАЗ-2113 машинасының пассажиры урында һәлак була.
Авариядә имгәнгән икенче хатын-кыз хастаханәдә вафат булган. Бу турыда мәрхүмәнең туганнары социаль челтәрләрдә язды.
«Ике якташыбыз һәлак булды. Гөлнара белән Рима Дүртөйле районы кызлары. Риманың өч баласы, Гөлнараның ике баласы ятим калды. Авария вакытында Рима белән улы да була, ул исән, ләкин хәзер комада ята», - диелә хәбәрдә.