Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда коточкыч авариядә үлгән 25 яшьлек хатынның ике баласы ятим калган

Каршы якка очып чыккан «Хендай Солярис» машинасы бәрелгән «Дэу Матиз» салонында 3 һәм 6 яшьлек ике сабый да була.

news_top_970_100
Башкортстанда коточкыч авариядә үлгән 25 яшьлек хатынның ике баласы ятим калган
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Бакалы районында юл һәлакәтендә ике бала анасы үлгән. Сабыйларны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Фаҗига 4 февральдә иртәнге якта Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы юлының 132нче километрында була. Биредә өч җиңел машина бәрелешә.

Республика буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, «Хендай Солярис» машинасы белән идарә итүче кеше дистанция сакламый һәм алдан бара торган «Лада Гранта» машинасына бәрелә. Аннары ул каршы як полосага очып чыга һәм «Дэу Матиз» автомобиленә бәрелә. «Дэу Матиз» белән 25 яшьлек хатын-кыз идарә итә. Ул урында ук һәлак була. Мәрхүмәнең ике баласы да машина салонында була. Алты һәм өч яшьлек сабыйларны хастаханәгә озаталар.

«Балаларның хәле стабиль дип бәяләнә, Алар яшиячәк», — дип сөйләгән полиция капитаны Илмир Габдрәхимов «Башинформ» агентлыгына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100