Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда коточкыч авариядә алты кеше имгәнгән, бер кеше үлгән

«Лада» машинасына бәрелгән Nexia автомобилендә йөртүче һәм тагын биш пассажир булган.

news_top_970_100
Башкортстанда коточкыч авариядә алты кеше имгәнгән, бер кеше үлгән
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Бүген Башкортстанда Бәләбәй-Приют юлының 20нче километрында коточкыч юл һәлакәте булган. Бу турыда Республика буенча ЮХИДИ хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматы буенча, Приют ягына бара торган уникенче модельле «Лада» автомобиле һәм каршы яктан килә торган Ravon Nexia бәрелешкән. «Лада» йөртүчесе урында ук һәлак булган.

Nexia йөртүчесе, аның биш пассажиры төрле дәрәҗәдә имгәнгән, аларны хастаханәгә салганнар. «Лада» машинасында утырган хатын-кыз да имгәнгән.

Уникенче модельле «Лада» белән 38 яшьлек ир-ат идарә иткән, ул Стәрлетамакта яши. Каршыга килә торган Ravon Nexia машинасы белән 41 яшьлек ир-ат идарә итә, Ул Бәләбәй районы кешесе. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Урында полиция һәм коткаручылар эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100