Башкортстанда коточкыч авария: Үсмерләрнең берсе үлгән, икенчесе авыр хәлдә
Ике бала утыртып бара торган «Форд Фокус» машинасы ««Скания» прицебына килеп бәрелә.
20 июньдә Башкортстанның Кушнаренко районында Мәскәү-Уфа трассасында «Форд Фокус» машинасы «Скания» йөк машинасына бәрелә. Авариядә 11 яшьлек бала һәлак була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итте. Тикшерү комитеты әлеге фаҗигане тикшерүне үзләренә тапшыруны сорый.
Тикшерү версиясе буенча, җиңел машина белән идарә итүче 55 яшьлек ир-ат Шәрип авылы тирәсендә юл кырыена чыга һәм йөк машинасының ярымприцебына бәрелә.
«Авариядән җиңел машинада утырып баручы 2010 елда туган пассажир урында ук һәлак була, аның яшендәге тагын бер пассажир һәм машина йөртүче үзе авыр хәлдә, аларны хастаханәгә озатканнар», — дип әйткәннәр Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә.
Аварияне тикшерү Тикшерү комитетына тапшырылган очракта, криминалистлар тикшерү алды эшләрен башкарачак һәм җинаять эше ачу турында карар чыгарачак.