news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда коткарылган аккош Түбән Камада яшәячәк

Ысылдый торган аккош ветеринарлар кулына 2018 елның декабрендә эләгә.

news_top
Башкортстанда коткарылган аккош Түбән Камада яшәячәк
pixabay.com

Башкортстан ветеринарлары коткарган Мартин кушаматлы аккошны Түбән Кама тыюлыгына алып килделәр. Бу хакта НТР 24 сайты яза.

Аккош ветеринарлар кулына 2018 елның декабрендә эләгә.

Аны Уфадагы күлдә тотып алалар. Башта кошның канаты гына сынган дип уйлаганнар. Ләкин соңыннан аккошта конъюнктивит, пневмония, гепатопатия, бактериаль инфекциияләр һәм башка авырулар булуы ачыклана. Моннан тыш, кошның гәүдәсендә җиде ядрә дә табалар.

Аккошны Казандагы «Полнолуние» киек җәнлекләр тернәкләндерү үзәгенә җибәрәләр. Кошны дәвалыйлар, ул исән кала. Кызганыч, аның канаты дөрес ялганып китмәгән һәм ул хәзер кыргый табигатьтә яши алмый. Шуңа күрә аны Түбән Каманың «Нижнекамскнефтехим» оешмасының сунарчылык хуҗалыгына җибәрәчәкләр. Аккош шундагы күлдә яшәячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар