Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда клубтан кайтучы 15 яшьлек кызны көчләп үтерүчене 14 елдан соң тапканнар

Сукбайлык итүче егет мәетне авыл читендәге чокырга илтеп ташлаган.

news_top_970_100
Башкортстанда клубтан кайтучы 15 яшьлек кызны көчләп үтерүчене 14 елдан соң тапканнар
surb.sledcom.ru

Россия Тикшерү комитетының Башкорстан буенча Тикшерү идарәсе Баймак районында туган 31 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән. Бу кеше «көчләү белән бәйле үтерү» һәм «балигъ булмаган баланы көчләү» маддәләре буенча гаепләнә. Ведомствоның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

2006 елның октябрь аенда Балакатай районындагы авылларның берсендә 15 яшьлек кыз хәбәрсез югала. Аны соңгы тапкыр авыл клубында кич белән күрәләр. Алты көн узгач, баланың мәетен авыл янындагы чокырдан табып алалар. Аны көч кулланып үтерүләре күренеп тора.

Тикшерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре җинаять урынын карый, биологик эзләрне алалар, экспертиза уздыралар һәм билгесез ир-атның эзен ачыклыйлар. Авыл халкын, якын-тирә авыл кешеләрен сораштыралар. шулай да җинаятьтә шикләнелүчене таба алмыйлар.

«2019 елда Башкорстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистика үзәгендә бер ир-атның геномын теркиләр. Бу кеше урлаган өчен хөкем ителгән. Шул вакытта аның биологик эзләре кыз баланы үтергән урындагы эзләр белән тәңгәл килүе ачыклана. Тикшерүчеләр җинаять эшен кабат анализлый, авыл халкын кабат сораштыралар. Бу ир-атның алибиен тикшерәләр. Заманча экспертизалар билгелиләр. Шулай итеп бу ир-атның үтерүгә катнашы булуы раслана», — дип аңлатканнар Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә.

Сорау алу барышында, табылган дәлилләр йогынтысында, бу кеше гаебен таный. 

Тикшерү версиясе буенча, 2006 елның октябрендә 17 яшьлек бу кеше клубтан кайтып килүче 15 яшьлек кызга һөҗүм итә. Ул аны көчли һәм үтерә. Гаепләнүче сукбай булып яши, беркайда да озакка тукталмый. Җинаять кылгач ук Балакатай районыннан чыгып китә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100