Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда кеше үтерүдә гаепләнүче депутатны партиядән чыгарганнар

29 яшьлек депутат сувенирлар ясаучы 38 яшьлек ир-ат янына килә, алар табын корып утыралар һәм талаша башлыйлар.

news_top_970_100
Башкортстанда кеше үтерүдә гаепләнүче депутатны партиядән чыгарганнар
Владимир Васильев

Башкортстанның Мәләвез шәһәр советы депутаты Александр К.ны кеше үтерүдә гаеплиләр. Хәзер аны КПРФ партиясеннән чыгарганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әгәр Александр гаепсез дип табылса, аны кабат партиягә алачаклар. Хезмәттәшләре аны яхшы, актив һәм позитив кеше дип бәяли.

«Әлбәттә, гаепсезлек презумпзициясе бар. Ләкин андый хәбәр булгач, без игътибар итәргә тиеш. Әле без интернетта булган мәгълүматны гына язабыз. Башка берни әйтә алмыйбыз. Тикшерү ачыклар, бәлки ул гаепле түгелдер», — диелә партия җавабында.

Шул ук вакытта Дәүләт Думасы депутаты, КПРФның Үзәк комитеты әгъзасы, партиянең матбугат хезмәте җитәкчесе Александр Ющенко РБК-Уфа белән әңгәмәдә Александр К.ны партиядән чыгаруны кире кага, ул әгъзалык туктатылып тору турында гына әйтә.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе Мәләвездә яшәүче 29 яшьлек ир-атка карата «алдан уйлап сәламәтлеккә зыян китерү, саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Тикшерү версиясе буенча, 5 августка каршы төндә экс-депутат 38 яшьлек ир-ат белән спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Аннары алар талаша, сугыша башлыйлар. Кунак кеше хуҗа ир-атның башына һәм башка урыннарына аяклары белән тибә, куллары белән суга. Имгәнгән хуҗа урында һәлак була.

Гаепләнүче ир-ат гаебен танымый. Ләкин тикшерүчеләр аның җинаятькә катнашы турында дәлилләр туплый. Экс-депутатны сак астына алалар.

Аноним чыганак сүзләренчә, мәрхүм ир-ат сувенирлар ясаучы оста була. Ул җинаятьтә шикләнелүче ир-ат өчен әйбер ясый. Җинаятьтә шикләнелүчене мәеттән ерак булмаган урында йоклап яткан килеш табалар. Мәрхүм ир-атның хатыны һәм ике баласы ятим калган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100