Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда кар көртендә ике яшьлек бала табылган

Бу вакытта урамда минус 25 градус була.

news_top_970_100
Башкортстанда кар көртендә ике яшьлек бала табылган
UFA1.RU

Башкортстанның Мәләвез районы тикшерү идарәсе ике яшьлек баланың өшүенә бәйле рәвештә җинаять эше ачкан, дип хәбәр итә «Башинформ».

10 февральдә ике яшьлек бала үзе яшәгән ишагелдында кар көртендә табыла. Аның җылы киемнәре булмый, шул сәбәпле, туңган һәм өшегән була. Ул вакытта урамда минус 25 градус була. Ә әниләре исә өйдә йоклап яткан була.

Бу кешеләр район үзәгенә күченеп килгән була. Әнисе болай дип аңлата — баланы йокларга яткыргач, ятып йоклаган. Аннары уянып, эзли башлый, баланы ишегалдында таба.

Баланың әтисе төрмәдә. Хатын икенче ир белән яши башлый, анысы эчкече була. Бу иргә ияреп, хатын да эчүгә сабыша дип сөйли күршеләре.

Шаһитлар әйтүенчә, бу көнне дә алар эчкән, аннары аракы эзләп чыгып китәләр, баланың кайда икәнен карап тормыйча йокларга яталар. Бала, өйдә кеше булмау сәбәпле куркыпмы, урамга чыгып китә һәм кар көртенә егыла. Күршеләре, елаган бала тавышын ишетеп, баланы таба. Бала футболка һәм колготкилардан гына була.

Баланың хәле авыр дип бәяләнә, аңа ясалма сулыш алдыралар.

Гаилә моңа кадәр учетта тормаган була.

Тикшерүчеләр баланың әнисен һәм бу йортта яшәгән башка кешеләрне сораштыралар. Ана кеше баланы куркыныч хәлдә калдыруда һәм сәламәтлегенә зур зыян китерүдә гаепләнә.

Баланың бабасы Салих оныгын үзенә алачагын әйткән. «Мин баланың үзенең генә тулай торак коридоры буйлап йөргәнен күргәнем булды. Улым төрмәдә, киленгә ул кирәкми», — дигән сүзләрен китерә UFA1.RU




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100