Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда кабер ташларын, мөселманча җирләү өчен әйберләрне чүплеккә ыргытканнар

Бу хәл зират караучысы авырып яткан вакытта килеп чыккан.

news_top_970_100
Башкортстанда  кабер ташларын, мөселманча җирләү өчен әйберләрне чүплеккә ыргытканнар
http://www.bashinform.ru

Башкортстанның Чакмагыш районында яшәүчеләр гадәти булмаган табылдыкка очраган. Авыл читендәге чокырда тугыз табут, кабер ташлары һәм мөселманча җирләгәндә кулланыла торган җәймәләр табылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Беренче булып активист Руслан Нуретдинов чаң суга башлый, аннары бу хәбәр матбугат чараларында тарала.

«Чүплекләр буйлап карарга чыккач, теләсә ни күрергә әзер идем, тик мондый әйберләр булыр дип уйламадым. Бу башка сыймый. Җыештырырга кирәк», — дип яза Руслан социаль челтәрләрдә.

Чакмагыш районы хакимиятендә хәбәр иткәнчә, Бу чокыр Каран авылы зираты янында, районның ерак читендә урнашкан.

«Зират караучысы ике ай буена авырып ятты. Ул бу хәлне күрми калгандыр. Әлеге очракка катнашы булган кешеләр табылмады. Чүплек хәзерге вакытта бетерелде. Чакмагыш районында моңа кадәр андый очраклар теркәлмәде», — дип аңлатканнар район хакимиятендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100