news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда көтүдәге сыерларны үтереп, итле урыннарын гына кисеп алып киткәннәр

Ботлары кисеп алынган түшкәләрне көтүлектә ташлап калдырганнар.

news_top
Башкортстанда көтүдәге сыерларны үтереп, итле урыннарын гына кисеп алып киткәннәр
https://pixabay.com

Башкортстанның Әбҗәлил районындагы Тупак авылында көтүдәге сыерларны атып үтергәннәр. Билгесез кешеләр хайван түшкәсенең итле урыннарны гына кисеп алып китеп барган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Вакыйга 19 октябрьгә каршы төндә була. Билгесез кешеләр көтүлектә йөргән хайваннарга һөҗүм итә.

«Авыл утлары» басмасы белешмәсе буенча, биредә яшәүчеләр әлеге хәлне күреп, шок халәтенә килгән. Сыер түшкәләренең ботларын гына кисеп алып киткәннәр. Җинаятьчеләр сыерларны атып үтергән, үләксәләрне шунда ук ташлап калдырган, дип яза бу басма.

Хәзер әлеге вакыйганы полиция тикшерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар