Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда күрше авылга кибеткә барганда авариядә дүрт бала имгәнгән

Машина йөртү таныклыгы булмаган 25 яшьлек ир-ат хатынын, үзләренең ике баласын һәм туганнарының ике баласын утыртып чыгып киткән булган.

news_top_970_100
Башкортстанда күрше авылга кибеткә барганда авариядә дүрт бала имгәнгән
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Федоров районында Михайловка-Бала Чытырман юлында җиңел машина авариягә очрый. Биредә алты кеше, шул исәптән дүрт бала имгәнә. Бу турыда ЮХИДИ белешмәсенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Юл һәлакәте 5 июньдә кичке сигезенчеләр тирәсендә була. Салават шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек ир-ат ВАЗ-2115 машинасы белән идарә итә. Салонда аның 25 яшьлек хатыны, 4, 9, 11 һәм 1 яшьлек дүрт бала була. 

Йөртүче идарәсен югалта һәм юл кырыена төшеп китә. Аннары машина әйләнеп каплана. Балалар да, хатын-кыз да имгәнә, аларны хастаханәгә озатканнар. Өч бала реанимациядә ята, аларның башы имгәнгән. 

Ир белән хатын үзләренең ике баласын һәм туганнарының ике баласын алып, күрше авылга кибеткә барырга чыккан булган. Руль артындагы ир-атның машина йөртү таныклыгы булмаган.

Авариядән соң тикшерү башланган, диелә хәбәрдә.

Имгәнгән балаларның өчесен санавиация белән Уфа хастаханәсенә китергәннәр. Алар авыр хәлдә, тагын бер бала һәм хатын-кызның хәле уртача авырлыкта. Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости язды.

Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко аларга ярдәм итүне үз контроленә алган.

Прокуратура тикшерү башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100