Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда күп балалы гаиләнең йорты янып беткән

19 мартта көндезге өчләр тирәсендә гаилә туганнарында кунакта вакытта өйдә ут чыга.

news_top_970_100
Башкортстанда күп балалы гаиләнең йорты янып беткән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанның Бөрйән районындагы Мәһәзей авылында күп балалы гаилә яши торган йортта янгын булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Зәки Вәлиди исемендәге урамда урнашкан бер катлый агач өйдә янгын 19 мартта көндезге өчләр тирәсендә чыга. Бирегә коткаручылар һәм Байназар авылыннан янгын сүндерү командасы килә.

Коткаручылар килгәндә 7×6 метрлы агач йорт һәм тактадан ясалган 6×5 метрлы веранда янып ята торган була. Янгынны тиз арада сүндерәләр.

Бу йортта күп балалы гаилә яшәгән. Аларның 14, 11, 8 һәм 7 яшьлек дүрт баласы бар. Янгын чыкканда өйдә кеше булмый, алар барысы да туганнарында кунакта була, диелә коткаручылар хәбәрендә.

Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Гаилә туганнарында яшәп тора, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100