news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда көнче ир хатынының сөяркәсенең башына балта белән чапкан

Благовощенск шәһәрендә кибеттә канга баткан мир-атны тапканнар.

news_top
Башкортстанда көнче ир хатынының сөяркәсенең башына балта белән чапкан
https://pixabay.com

Башкортстанның Благовещенск шәһәрендә бер ир-атның башына балта белән чапканнар. Көнче ир хатынының сөяркәсенә һөҗүм иткән, дип «Башинформ» хәбәр итте.

Кибеттә канга баткан ир-ат ятуы турында полициягә хәбәр иткәннәр. Яраланган ир-ат үз аңында була. Ул үзенә кем һөҗүм итүен сөйләп бирә ала. Аның башына танышы балта белән сукканы ачыклана.

Җинаятьтә шикләнелүчене хокук саклаучылары тоткарлый. Ул корбанының телефонын да урлап алып киткән булып чыга. Бу ир-ат сүзләренчә, низаг хатын-кыз аркасында килеп чыга. Ул корбанына балта белән сугуын, аяклары һәм куллары белән кыйнавын сөйли.

Хәзер экспертизалар билгеләнгән, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар