Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда көнче ир-ат умартачыга мылтыктан аткан

Җинаятьче ир-атны тоту өчен, полиция хезмәткәрләре ишекне бүрәнә белән ватып ачкан.

news_top_970_100
Башкортстанда көнче ир-ат умартачыга мылтыктан аткан
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Башкортстанның Мәләвез районында бер ир-ат көнчелек аркасында җинаять кылган. Ул умартачының өенә мылтыктан аткан, ир-атның үзен яралаган. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Август азагында Боһорман авылы тирәсендә тәгәрмәчләргә куелган махсус өйгә атулары, аның эчендә яраланган кеше булуы турында полициягә хәбәр итәләр. Урынга ашыгыч рәвештә хокук саклаучылар бара. Өйдә мылтыктан атып яраланган 61 яшьлек ир-ат була. Аны хастаханәгә озаталар. Тиз арада җинаятьтә шикләнелүче ир-атның эзенә төшәләр һәм тоткарлыйлар. 

Тәгәрмәчле өй авыл читендә тора, анда умартачы төн куна. Мәләвез районында яшәүче 61 яшьлек ир-атның инде күптән умартачылык белән шөгыльләнүе билгеле. Ул авылдан читтә озаклап яши. Ул күптән түгел генә үзенә ярдәмче итеп 36 яшьлек хатынны эшкә ала. Хатын хуҗалык эшләрендә булыша.

Бер төндә тәгәрмәчләрдә торган өйгә мылтыктан ата башлыйлар. Хуҗа куркуга кала, урамга тикшерергә чыга. Ул сигнал ракетницасыннан һавага атып җибәрә һәм мылтыклы ир-атны күреп ала. Шул мизгелдә тагын мылтыктан ату тавышы яңгырый. Ядрә аның сул кул чугына тиеп, яралый. Аннары умартачы ир-ат мылтыклы кешегә үзе ташлана. Яраланган умартачы дошманыннан көчлерәк булып чыга, ул җиңә башлый. Шуннан соң җинаятьче кача, ул мылтыгын ала да мопедка утырып китә.

36 яшьлек ярдәмче хатын белән аралашкач, полиция хезмәткәрләре җинаятьтә шикләнелүченең шәхесен ачыклый. Ул 49 яшьлек ир-ат, моңа кадәр хөкем ителгән, ярдәмче хатынның танышы һәм аны яратучы кеше булып чыга. 

Полиция хезмәткәрләре бу ир-атның Күгәрчен районындагы Иске Әлмәс авылы янындагы фермада яшәвен ачыклый. Җинаятьче полиция хезмәткәрләре килгәнен күргәч, агач корылмага кереп кача. Полиция хезмәткәрләре ишекне бүрәнә белән бәреп ачкач, алар каршында зур пычак — мачете тотып басып торган кешене күреп алалар. Әгәр салкын коралын ташламаса, аңа карата табель коралын куллану турында кисәтәләр. 

Полиция хезмәткәрләренең сүзләре һәм пистолет күрү җинаятьчене бик тиз суыта — ул коралын ташлый. Аның ишегалдында яшерелгән мылтыгын, бүлмәләрнең берсендә патроннарын табалар. Бу кешене полициягә алып китәләр. 

Тоткарланган ир-ат дус хатынын 61 яшьлек умартачыдан көнләшүен әйтә, диелә бу хәбәрдә.

Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Җинаятьтә шикләнелүче сак астына алынган. Имгәнгән умартачы травмаларын дәвалый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100