Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда исерек укытучы кызның юл һәлакәте ясавы хакындагы хәбәр бәхәс чыгарган

Юл һәлакәте Башкортстанның Караидел районында булган. Машина белән 25 яшьлек кыз идарә иткән. Машина йөртүчедән кала зыян күрүчеләр юк.

news_top_970_100
Башкортстанда исерек укытучы кызның юл һәлакәте ясавы хакындагы хәбәр бәхәс чыгарган
Видеодан скриншот

Башкортстанның Караидел районында 25 яшьлек исерек укытучы кыз юл һәлакәтенә очраган. Бу хакта ЮХИДИ идарәсе Инстаграмында язганнар.

Фаҗига кичә кич белән Базилевка-Ургыш юлында була. Кыз идарә иткән «Хэндай» машинасында юл кырыена төшепәйләнеп каплана.

Кыз үзе җитди тән җәрәхәтләре алган. Аның канында 0,673 миллиграмм хәмер барлыгы ачыкланган. Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү матдәсе буенча административ хокук бозу очрагы эше кузгатылган.

Укытучы мәҗлестә булганлыгын һәм 3 бокал шәраб эчкәнлеген әйткән. Хәзер аңа 30 мең сум күләмендәге штраф яный. Шулай ук ел ярымнан алып ике елга кадәр аны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Әлеге юл һәлакәте буенча тикшерү эше башланган.

Уфа пабликларында бу хәбәр зур тавыш чыгарган.

Комментарийларда халыкны иң борчыганы — кызның укытучы булуы. «Үзенең башы булмагач, безнең балаларны нәрсәгә өйрәтергә мөмкин ул», «Укучыларга „яхшы үрнәк“ күрсәтә инде», — дип төрттереп алучылар байтак.

Шунда ук укытучы кызны яклап та язалар. «Нишләп аны укытучы дип язарга инде. Кем булуы барыбер түгелмени: төзүчеме, депутатмы?», «Сатучы, я тырнак ясаучы булса, һөнәренә игътибар бу хәтле булмас иде», «Һөнәре кем булуы мөһим түгел. Сыер савучы да авариягә очрый ала. Иң беренче чиратта ул кеше», — дип язганнар.

«Башка һөнәр ияләре дә юл һәлакәтенә очрый бит. Укытучыларга кибеткә дә, диңгез буена ял итәргә дә, шәхси аккаунтка фото да куярга ярамый. Бөтен укытучылар китеп бетсә, нишлисез?», — дип язган бер укучы.

«Укытучыларны инде күрәләтә мыскыллый башладылар», — дип борчыла берсе.

«Нинди генә һөнәр иясе булмасын, исерек килеш руль артына утырырга тиеш түгел», — дип яза бер укучы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100