Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда Ирәмәл урманнары яна - видео

Соңгы тәүлектә кырык гектардан артык мәйданда урман янганын теркәгәннәр.

news_top_970_100
Башкортстанда Ирәмәл урманнары яна - видео

Башкортстанда «Ирәмәл» табигый паркы территориясендә урман янгыннары котыра. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Белорет һәм Учалы районнары чигендә урман янгыннары видеосын туризм буенча эксперт Рина Гринбер социаль челтәргә куйган.

Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы белешмәсе буенча, соңгы тәүлектә 41,91 гектар мәйданда өч урман янгыны теркәлгән.

Моңа кадәр янгын куркыныч булу сәбәпле, «Ирәмәл» табигый паркына 4 июньгә кадәр керү тыелган иде, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100