news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ир хатынын урындык белән кыйнаган, аннары хатын ирен чәнчеп үтергән

Кыйналган хатын иренең күкрәгенә пычак кадый.

news_top
Башкортстанда ир хатынын урындык белән кыйнаган, аннары хатын ирен чәнчеп үтергән
https://pixabay.com

Башкортстанның Караидел районара суды ирен үтерүдә гаепләнүче хатынга карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Судның матбугат хезмәте белешмәсе буенча, 2021 елның июлендә бу хатын исерек була, ул ире белән талаша. Ир-ат ярсый һәм урындык алып, хатынының төрле урыннарына суга.

Кыйналган хатын үч саклап кала. Аннары ул аш-су пычагы алып килә һәм иренең күкрәгенә кадый. Ир-ат урында ук һәлак була.

Суд бу хатынны гаепле дип тапкан. Аны гомуми режимлы колониягә озаталар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар