Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ир белән хатын кунакка килгән туганын үтереп, мәетен тураклаган

53 яшьлек ир-ат 1 гыйнварда туганнары янына килгән булган.

news_top_970_100
Башкортстанда ир белән хатын кунакка килгән туганын үтереп, мәетен тураклаган
https://pixabay.com

Башкортстанның Гафури районара суды 47 яшьлек хатынны сак астына алу турында карар чыгарды. Ул 53 яшьлек авылдашын үтерүдә гаепләнә. Бу турыда «Башинформ» судның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның 1 гыйнварында Гафури районының Имәндәш авылында 47 яшьлек хатын, аның бергә яши торган ире һәм кунакка килгән 53 яшьлек ир-ат бергәләп табын корып утыра. Аннары ир белән хатын кунак белән талаша башлый. Исерек хатын кунак ир-атның муенына берничә тапкыр пычак кадый. 53 яшьлек ир-ат һәлак була. 

Берничә көннән өй хуҗалары кунак ир-атның мәетен кисәкләргә бүләләр һәм базга яшереп куялар.

Хәзерге вакытта 47 яшьлек хатынга карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, тикшерү эшләре бара. Хатын 2021 елның 9 апреленә кадәр сак астында кала.

Моңа кадәр билгеле булганча, 53 яшьлек ир-атны соңгы тапкыр 2021 елның 1 гыйнварында очратканнар, аннары эзләүгә биргәннәр. Мәрхүмне соңгы тапкыр күргән кешеләр аның туганына кунакка баруын әйткән. Туганы исә сөяркәсе белән яши. Башта өй хуҗалары үтерүдә гаепләрен кире кага. Имеш, 53 яшьлек ир-ат аларга кереп кенә чыккан.

Аннары кеше мәете кисәкләре салынган капчык табылгач, ир белән хатын җинаять турында сөйләп бирәләр.

Алар мәетне берничә көн узгач кына тураклаган, тик бөтенләй яшерергә өлгермәгәннәр. Өйгә полиция хезмәткәрләре килгән. Хатынны тоткарлап, СИЗОга озатканнар. Аның белән яши торган ир-ат исә җинаятьне яшерү факты ачыкланганчы иректә калып торган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100