Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда Илсөя Бәдретдиновага «атказанган» исемен биргәннәр, ат бүләк иткәннәр

Җырчы бу турыда видео куйган.

news_top_970_100
Башкортстанда Илсөя Бәдретдиновага «атказанган» исемен биргәннәр, ат бүләк иткәннәр
Салават Камалетдинов

Җырчы Илсөя Бәдретдинова Башкортстанның Дәүләкән районында концерт куйган. Ул шул концерттан кызыклы мизгел видеосын да тәкъдим итә.

Видеода, уенчык ат күтәреп, бер абзыйның сәхнәгә менгәне күренә. «Илсөя, сеңлем. Өстәгеләр күрми, ишетми, шуңа астагылардан башлыйк әле. Дәүләкән районы халкы исеменнән сезгә атказанган исемен бирәбез һәм ат бүләк итәбез. Бәлки өстәгеләр дә күрер инде», - ди Якуб абзый.

«Илсөя, сеңелкәш, туры әйткән - туганына ярамаган, диләр. Туры әйтәсең шул. Ә бәлки син әйткәнчә, бирә дә белмибездер», - диде ул җырчыга атказанган исеме бирелмәвенә ишарәләп.

Абзыйның сүзләрен инстачылар да хуплап алган.

«Минем кулымнан килсә, әллә кайчан бирер идем атказанган исемен. Абзый дөрес әйтте»;

«Башкорт дуслар туры сүзле шул»;

«Өстәгеләр сүзе ни тора, халык үз җырчысын таный ул. Илсөя, хәзер ничә ел инде халык белән бергә атлыйсың. Без сине яратабыз»;

«Атказанган исемен ялагайланып алырга кирәк. Сезнең холык андый түгел. Син барысын да үз көчең белән эшлисең. Андыйларны бездә күрмиләр»;

«Менә ич, юрый торгач, атка атланган булдың»;

«Атказанган булу өчен акча түләргә кирәк, җаен белмисезмени», - дип комментарийлар калдырганнар.

Уенчык ат тик торыр дип «кайгырып» утыручылар да бар. «Бу атка бит хәзер җайдак кирәк, атланып чабарга», «Бу атка атландырырга нәни малай кирәк», «Бу атка утырып уйнарга нәни кызчык кирәк», дип шаярткан тамашачылар.

«Илсөя, җәйгә Сабантуйга ат чабышына әзерлән! Беренче урынны аласың! Син булдырасың, молодец!!!» - дип тәкъдим иткән берсе.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100