news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ике нәни баласын үтергән әти кеше үз акылында булган дип саныйлар

1 һәм 6 яшьлек балалар, аларның атасының мәетен былтыр декабрьдә елга буенда таптылар.

news_top
Башкортстанда ике нәни баласын үтергән әти кеше үз акылында булган дип саныйлар
https://pixabay.com

Былтыр декабрь аенда Башкортстанның Дәүләкән районында 37 яшьлек ир-ат 1 һәм 6 яшьлек ике баласын үтерә, аннары үз-үзенә кул сала. Хәзер тикшерү эшләре ахырына якынлаша. Үлгәннән соң ясалган экспертиза бу ир-ат үз акылында булган дип саный. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига булган көнне ир ике баласын машинага утыртып алып чыгып китә. Бераздан балалар һәм ир-ат мәетен Өршәк елгасы буенда табалар.

«КП-Уфа» белешмәсе буенча, үлгәннән соң ясалган психолого-психиатрия экспертиза нәтиҗәләре билгеле. Якын арада җинаять эшен тикшерү төгәлләнәчәк. Ул гаепләнүче үлү сәбәпле ябылырга мөмкин.

Экспертиза нәтиҗәсе буенча, җинаять кылган чакта ир-ат үз акылында була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар