Башкортстанда ике машина боз астына киткән
Бәла – аяк астында, диләр. Башкортстанның төрле районнарында берьюлы ике автомобиль боз астына киткән.
Транспорт чараларының берсе 3 гыйнвар көнне Салават районының Лаклы авылы янында Әй елгасына «чумган». «Бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр булмады, автомобиль судан чыгарылды», дип хәбәр итте гадәттән тыш хәлләр буенча төбәкнең дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.
Шуңа охшаш икенче очрак Баймак шәһәрендә теркәлгән. Бу юлы автомобиль елгага юл-транспорт һәлакәтеннән соң эләккән, дип хәбәр итә «Башинформ».