Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ике көн югалып йөргән алты яшьлек Ранель урман эчендә табылды

Сабыйны Урмантау һәм Иделбай авыллары арасында тапканнар.

news_top_970_100
Башкортстанда ике көн югалып йөргән алты яшьлек Ранель урман эчендә табылды
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Башкортстанның Салават районында ике көн элек югалган Ранель исемле алты яшьлек малай бүген табылды. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Сабыйны Урмантау һәм Иделбай авыллары арасындагы урманлыкта тапканнар. Хәзер ул табиблар күзәтүендә, баланың хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Башкортстанда алты яшьлек бала югалган, дип кичә язган идек. Ранель 5 июньдә көндез өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган иде. Аны полиция хезмәткәрләре, тикшерүчеләр, волонтерлар, авыл халкы эзләде.

Бала табылгач, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров эзләшкән кешеләрнең барысына рәхмәт әйтте.

«Малай өчен борчылдык. Табылды дигәч күңел тынычланды. Бөтен халык бергә эзләде. „Лиза.Алерт“ эзләүчеләре генә 30 кеше иде, бар да кушылды. Баланың гаиләсенә ярдәм итүегезне үтенәм», — дип әйткән Радий Хәбиров республика Хөкүмәте белән киңәшмәдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100