news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ике ир-ат үсмер егетне урлап, агачка бәйләп куйганнар

Бу хәбәрне РИА Новости яза.

news_top
Башкортстанда ике ир-ат үсмер егетне урлап, агачка бәйләп куйганнар
Башкортстанның Бәләбәй авылында ике ир-ат, күрше малайның телефон урлавында шикләнеп, аны урлап урманга алып киткәннәр һәм шунда агачка бәйләп калдырганнар. Үсмер бала бауларны чишә алган һәм үзе өенә кайткан, дип хәбәр иткәннәр Тикшерү комитетының республика идарәсендә.

Бу хәл 24 октябрьдә булган.

"40 һәм 34 яшьлек ике ир-ат, күрше малай янына кереп, аны телефон урлавын танырга мәҗбүр итмәкче булганнар. Малай баш тарткан, аны автомобильгә утыртканнар һәм авылдан 200 метр ераклыктагы урманга алып киткәннәр. Баланы агачка бәйләгәннәр дә, үзләре китеп барганнар", - дип хәбәр итә тикшерүчеләр.

Үсмер бала бауларын чишә алган һәм өенә кайткан. Аның опекуннары полициягә мөрәҗәгать иткән. Шикләнелүче адәмнәргә карата балигъ булмаган баланы урлау буенча җинать эше кузгатылган. 

"Шикләнелүче ир-атлар тоткарланган, алар күрсәтмәләр бирә. Суд аларны әлегә ике айга сак астына алды", - диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар