Башкортстанда ике бала анасы югалган
Башкортстанда ике бала анасы югалган, ханымга 20 яшь.

Учалы шәһәрендә яшәүче Кристина Газизова 10 гыйнвар көнне, бер сәгатькә дип, дус кызы янына чыгып китә. Шуннан бирле аның кайдалыгы турында мәгълүмат юк, дип яза "Башинформ".
Туганнары чаң суга: яшь ханымның өендә ике кечкенә баласы калган. Кристина берничә мәртәбә элмтәгә чыккан һәм үзенең чит шәһәрдә ниндидер хастаханәдә ятуын әйткән.
Ханымга 18-20 яшь тирәсе, ачык төстәге чәчле, уртача гәүдә төзелеше.
Кристинаның кайда булуы турында белүчеләрне, полициягә (стационар телефоннар өчен - 02, мобиль телефоннар өчен - 020 номеры) шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйлар. Шулай ук волонтерлар ярдәме дә таләп ителә.