Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ике автобус бәрелешкәннән соң ике кеше үлгән, унбер кеше имгәнгән

Малаяз авылы янында, Уфага бара торган юлда кара-каршы килә торган Ford Transit автобуслары бәрелешкән.

news_top_970_100
Башкортстанда ике автобус бәрелешкәннән соң ике кеше үлгән, унбер кеше имгәнгән
ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанның Салават районында ике пассажир автобус бәрелешкән. Ике кеше үлгән, унбер кеше имгәнгән. Фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр һәм прокуратура ачыклый. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бүген көндезге икеләр тирәсендә Кропачево-Мәсәгуть юлында, Малаяз авылы янында Ford Transit автобуслары бәрелешә. Автобусларның берсе Олы Устьикин авылыннан Уфага таба бара, икенче автобус шул ук юнәлештә каршыга килә. Авария урынында бер хатын-кыз, алты яшьлек бала һәлак була, унбер кеше имгәнә, аларны хастаханәгә озатканнар.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, бәрелешү вакытында автобусларда барлыгы 36 кеше, һәр автобуста унсигезәр кеше була.

Авария урынына Салават районы прокуроры урынбасары барган. Шулай ук тикшерүче-криминалистлар да килгән. Фаҗига сәбәпләрен һәм гаеплеләрне хокук саклаучылар ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100