news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда хастаханә машинасы белән авариядә алты кеше, шул исәптән өч бала имгәнә

Ике баланы һәм аларның анасын хастаханәгә салганнар.

news_top
Башкортстанда хастаханә машинасы белән авариядә алты кеше, шул исәптән өч бала имгәнә
https://www.bashinform.ru

2 февральдә Башкортстанда Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы юлында авариядә алты кеше имгәнгән. Шуларның өчесе балалар. Бакалы районы прокуратурасы әлеге эшне тикшерүне контрольгә алган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Юл һәлакәте бүген иртәнге унбер тирәсендә була. Биредә Бакалы Үзәк район хастаханәсендәге медицина хезмәтенең «Лада Ларгус» машинасы һәм «ВАЗ-21140» бәрелешә.

Авариядә алты кеше, шул исәптән балигъ булмаган 2007, 2009, 2015 елларда туган өч бала имгәнә. Аларны Туймазы хастаханәсенә илткәннәр.

Ике бала һәм аларның анасын хастаханәгә салганнар. Бу хатын «ВАЗ-21140» машинасы белән идарә иткән.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар