Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда фатирга тәрәзәдән кергән карак хуҗаны буып үтерә язган

Ул хуҗаның телефонын талап алып чыгып киткән һәм өенә кайтып барышлый төшереп калдырган.

news_top_970_100
Башкортстанда фатирга тәрәзәдән кергән карак хуҗаны буып үтерә язган
https://pixabay.com

Башкортстанның Ишембай шәһәрендә бер фатирга тәрәзәдән карак кергән һәм хуҗаны буа башлаган. Җинаятьчене тоткарлаганнар. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

25 яшьлек ир-ат үзенә карак һөҗүм итү турында полициягә хәбәр итә. Аның сүзләренчә, хуҗа йоклап ятканда фатирга тәрәзәдән билгесез кеше керә. Җинаятьче хуҗаны буа башлый. 

«Алар сугыша тотына, аннары караваттан егылып төшәләр. Хуҗа егет торып, утны яндырырга маташканда, җинаятьче кухняга чыгып пычак алып керә. Ут яндыргач хуҗа каракны таный, алар күптәнге танышлар булып чыга. Җинаятьче пычак белән янап, хуҗадан телефонын һәм аның заряднигын ала. Аннары карак үзен өйгә кадәр озатып куярга сорый», — дип хәбәр иткәннәр ведомствода.

Үз өенә килеп җитә башлагач, карак танышыннан талап алган телефонын югалтуын аңлап ала. Ул телефонны эзләп карый, тик таба алмый. Шулай итеп карак өенә буш килеш кайтып китә.

«Фатир хуҗасы карактан качып котылган. Өенә кайтып барышлый, ул кар көртеннән үзенең телефонын табып алган һәм полициягә шалтыратып хәбәр иткән. Карак ир-ат моңа кадәр дә хөкем ителгән. Сораштырган вакытта, ул җинаять вакытында исерек булуын сөйләде. Җинаять эше ачылды. Шикләнелүче изоляторга озатылды», — дип аңлатканнар ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100